26 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Хуш киләсең, Яңа ел: 1 декабрьдән Казанда чыршы базарлары эшенә рөхсәт бирелә
Казанда 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр чыршы базарлары эшләячәк.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов республиканың 2027–2029 еллар бюджеты турындагы законга кул куйды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың 2027 елга һәм 2028–2029 еллар планлы чорына бюджет турындагы законга кул куйды. Документ Татарстан Республикасы Рәисе рәсми сайтында басылып чыкты.
-
Яңалыклар
ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте. Мондый инициативаны 26 ноябрьдә Казанның «Мәрҗани» мәчетендә узган ТР мөселманнары Диния Нәзарәте пленумында катнашучылар бертавыштан хуплады, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
-
МӨҺИМ
МАКСаты бар: «Макс» мессенджерының мөмкинлекләре арта
Өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләреннән файдаланасың, «больничный»ны ябасың, идарәче компаниягә гозереңне җиткерәсең. Татарстанда яшәүчеләргә «Макс» мессенджерының мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Яңа юнәлешләр турында да әйттеләр.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Бөтенроссия балалар китабы көнен гамәлгә куйды
Россия Президенты Владимир Путин Бөтенроссия балалар китабы көнен гамәлгә кую турындагы указга кул куйды. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
-
Яңалыклар
Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне янгын сүндерүгә җибәрү турында закон кабул иткәннәр
Россиядә чакырылыш буенча хезмәт итүче солдатларны Федераль янгын хезмәтендә (ФПС) эшләтергә рөхсәт иткәннәр. Дәүләт Думасы депутатлары бу җәһәттән закон проектын икенче һәм өченче укылышларда кабул иткән, дип яза “ТАСС”. Шулай итеп, “Янгын куркынычсызлыгы турында”, “Оборона турында” һәм “Хәрби бурычлар турында” законнарга үзгәрешләр кертеләчәк.
-
Яңалыклар
Казанда яшьләрнең «Безнең Татарстан» форумы уза
Казанда «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы уза. Ул 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел бирегә 3000гә якын катнашучы җыелды. Алар – төрле югары уку йортларыннан килгән дәүләт һәм муниципаль хезмәт, яшьләр белән эш белгечлекләре студентлары, кафедра мөдирләре, ректорлар һ.б.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Татарстан Россия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новакның Төркия Республикасы Вице-президенты Җәүдәт Йылмаз белән очрашуында катнашты.
-
Яңалыклар
Бер хатын-кыз ире белән дуслашу өчен интернет аша «чистарынганнан» соң акчасыз калган
Пермь краенда бер хатын-кыз интернет аша алдануы турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Кемнәрдер аңа «чистарыну» йоласын тәкъдим иткән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Истанбулда яңа завод эшләтеп җибәрүдә катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулга (Төркия) килде, анда малеин ангидриды җитештерү заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак һәм Төркия Республикасы вице-президенты Җәүдәт Йылмаз катнашты.
-
Яңалыклар
Казанда «Юмарт чәкчәк» хәйрия ярминкәсе эшләячәк
1 декабрьдә Казанда «Юмарт сишәмбе» халыкара акциясенә багышланган «Юмарт чәкчәк» хәйрия ярминкәсе узачак. Ул Уникаль осталык үзәгендә иртәнге унда ачыла һәм кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
-
Яңалыклар
Белгеч нинди очракларда гариза тапшырган көнне үк эштән китәргә мөмкин булуын аңлатты
Эш бирүче белән үзара килешеп, бер көн эчендә үк эштән китәргә мөмкин. Ә кайбер очракларда, гомумән, аның белән килешү таләп ителми. HR-эксперт Зөлия Лоикова “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.
-
Җәмгыять
16 концерт һәм тавышлар парады. Казанда «Филармониада» фестивале ачыла
1–15 декабрь көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XIX Халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале уза. Ике атна дәвамында тамашачы бер сәхнәдә академик, халык һәм эстрада-джаз жанрлары җырларын тыңлый алачак. Фестиваль программасы белән журналистларны филармония җитәкчелеге таныштырды.
-
Яңалыклар
«Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге урынбасары вафат
Бүген, 87 яшендә «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге редактор урынбасары Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нургали Хөсәен улы Булатов вафат.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Бу халыкара сәнәгать проекты – Россия һәм Төркия дуслыгы символы»
Бүген Төркиядә илдә беренче майлеангидрид заводы ачылды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКСтагы каналында хәбәр итте.